Район халкын көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакырабыз

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

2021 елның 11 сентябрендә Балтач бистәсе һәм Чепья авылының үзәк урамнарында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак, район халкы кулай бәяләрдән кирәкле азык-төлек сатып ала алачак.

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы оешмалары, фермер хуҗалыклары, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, шулай ук мәгариф учреждениеләре катнашачак.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен, гадәттәгечә, безнең район халкы, бигрәк тә өлкән буын кешеләре бик көтеп ала һәм ул зур социаль әһәмияткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International