Бөрбаш авыл җирлеге яңалыклары. Халык җыены

2021 елның 3 сентябре, җомга

2 сентябрь көнне Бөрбаш авылы мәдәният йортында Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбарасы Гайнетдинов Илһам Фидәел улы катнашында халык җыены булып узды. Ул районда эшләнелгән эшләр һәм күрсәткечләр белән таныштырды. Шулай ук киләчәк Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашырга чакырды.

Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Галимуллин Равил Рәсим улы Бөрбаш авыл җирлегендә соңгы 5 елда башкарылган эшләргә хисап тотты һәм киләчәккә планнар белән таныштырды.

Җыелышта 90нан артык кеше катнашты, алар арасында җирлек депутатлары, оешма җитәкчеләре, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре, авыл старосталары, дин әһелләре бар иде. Очрашу барышында авыл җирлеген кызыксындырган темалар каралды һәм халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде. Халык җыены авыл үзешчәннәре концерты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International