«Яндекс академиясе лицее» проектына яңа сайлап алу башланды

2021 елның 3 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы 30 августтан «Яндекс академиясе лицее» («Яндекс.Лицей») 8-10 сыйныф укучылары өчен программалаштыру буенча бушлай курслар оештыруы турында хәбәр итә. 

Яндекс экспертлары тарафыннан эшләнгән программа буенча уку ике ел дәвам итә. Беренче курста укучылар IT — компанияләрдә дә, фәнни даирәдә дә кирәкле Python-программалаштыру телен өйрәнә. Аны үзләштерү чагыштырмача авыр түгел, һәм шул ук вакытта ул күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Икенче курс сәнәгать программалаштыруына багышланган. Укучылар үз көчләрен иҗади проектларда: веб-кушымталар, чат-ботлар, кулланучылар интерфейсларын эшләүдә сыный. Дәресләрне Яндекста квалификация күтәрү курсларын узган тәҗрибәле укытучылар алып бара. Проект Татарстан Республикасында инде 5 ел эшли — шул вакыт эчендә 384 укучы ике еллык уку курсын тәмамлаган.

Проектны эшләтеп җибәрү Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырылды.

«Яндекс академиясе лицее»на керү өчен, 10 сентябрьгә кадәр анкета тутырырга һәм проект сайтында тест узарга кирәк https://yandexlyceum.ru/. Шунда ук узган елгы биремнәрнең мисалларын табарга мөмкин - бу әзерләнергә ярдәм итәчәк. Беренче этапны уңышлы үтүчеләрне укытучы белән әңгәмә көтә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International