Тыл ветераны Гафифулла Һадиев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 1 сентябрендә Пыжмара авылында яшәүче тыл ветераны Гафифулла Һади улы Һадиев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район җитәкчелеге юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Гафифулла абый тормыш иптәше Минсафа Йосыпова белән 65 ел гомер кичерәләр һәм тимер туйларын билгеләп үттеләр, 5 бала: өч ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Гафифулла Һади улы һәм Минсафа Йосып кызы - 10 онык һәм 14 оныкчыкның бәхетле бабай һәм әбисе. Бүгенге көндә ветеран улы Фәнис һәм килене Илсөяр белән ихтирам һәм муллыкта яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International