«Татарча диктант» белем тикшерү акциясе «2014–2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла башлады. Татарстан Республикасы «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Акциянең максаты – татар теле белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, орфографик һәм пунктуацион хаталар ясамыйча язу теләген уяту, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.
Яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынулары нинди булуга карамастан, Акциядә һәр кеше катнаша кала. Моның өчен, сайтка кереп, үзегез яши торган төбәк / район / илдә акция узачак мәйданчыкны табарга кирәк.
Уздыру көнннәре һәм төгәл вакыты: 2021 ел, 10-12 сентябрь, сәгать 11:00 (Мәскәү вакыты буенча).
Татарстан һәм Башкортостан Республикалары өчен - 10 сентябрь, Россия Федерациясе төбәкләре өчен – 11 сентябрь, чит илләр өчен – 12 сентябрь төп диктант язу көне итеп билгеләнгән.
Акцияне оештырырга теләгән һәр кеше «Татарча диктант» сайтында теркәлә: http://diktant.tatar/. Әлеге сайтта уздыру тәртибе турында мәгълүмат, бланклар һәм диктантның онлайн трансляциясенә сылтама урнаштырылачак.
«Татарча диктант» акциясен оештыручылар өчен мәгълүмат:
1) Диктант узачак мәйданчыкны табу;
2) Сайтта "Мин оештыручы" төймәсенә басып теркәлү: http://diktant.tatar/ (күрсәтмә видеода);
3) Кирәк кадәр диктант язачак кешеләрне табу;
4) Диктантны тикшерәчәк тел белгечләрен табу;
5) Бланкларны сайттан йөкләтеп алу һәм кәгазьдә бастырып, диктант язучыларга тарату; 6) Диктант текстын укучыны табу яки ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында, http://diktant.tatar/ сайты аша туры эфирны кабызу;
7) Диктантларны тикшереп, 30 көн эчендә билгеләрне http://diktant.tatar/ сайтында урнаштыру.
Диктантта катнашырга теләүчеләр өчен мәгълүмат:
1) http://diktant.tatar/ сайтына кереп, диктант язу мәйданчыклары картасын ачу;
2) Уңайлы һәм якын урнашкан диктант язу мәйданчыкларын табу;
3) Диктант язу мәйданчыгына килеп, оештыручылардан диктант язу өчен бланк алып тутыру;
4) Диктантны язып бетергәч, оештыручыларга бланкны калдыру;
5) Диктант язып, 30 көн узганнан соң, http://diktant.tatar/ сайтында "Билгем нинди" төймәсенә басып һәм үз бланкыгызда күрсәткән сер сүзне кертеп, диктант билгесен белү.
Өйдә мөстәкыйль язарга теләүчеләр өчен мәгълүмат:
1) http://diktant.tatar/ сайтына керү;
2) Бланкны йөкләтеп алу һәм кәгазьдә бастыру;
3) Бланкны йөкләтү мөмкинлеге булмаса, диктантны ак чиста кәгазь битенә язу;
Түбәндәге мәгълүматларны өстәп язарга онытмагыз:
- фамилия;
- исем;
- әтиегез исеме;
- ил/төбәк/район исеме;
- шәхси телефон номеры;
- үзегез билгеләгән сер сүз (әлеге сер сүз билгене белү өчен кирәк);
4) ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында яки http://diktant.tatar/ сайты аша туры эфирны кабызу;
5) Диктантны язып бетергәч, тикшерү өчен, бланкны җирле татар оешмасына илтеп бирү. Үз җирлегегездә узачак диктант язу мәйданчыкларын http://diktant.tatar/ сайтындагы картада таба аласыз.
6) Диктант язып, 30 көн узганнан соң, http://diktant.tatar/ сайтында "Билгем нинди" төймәсенә басып һәм үз бланкыгызда күрсәткән сер сүзне кертеп, диктант билгесен белү.
Турыдан-туры сайтта кесә телефоны яки компьютер аша язарга теләүчеләр өчен мәгълүмат:
1) http://diktant.tatar/ сайты аша кереп һәм махсус төймәгә басып теркәлү (http://yaz.diktant.tatar);
2) Трансляцияне тыңлап, клавиатура ярдәмендә диктантны язу;
3) Язып бетергәннән соң, эшегезне сайтта саклап калдыру;
4) Билгегез, берникадәр вакыт узгач, сайтта шәхси кабинетыгызда урнаштырылачак.