Балтач муниципаль районының барлык укучыларын һәм студентларын, әти-әниләрне, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Беренче сентябрь-укучылар алдында да, студентлар алдында да яңа сәхифә ача торган үзенчәлекле бәйрәм. Мәктәп һәм студент еллары-ул, мөгаен, кеше тормышында белем алуга багышланган иң мөһим чорларның берседер, чөнки шушы вакытта киләчәккә нигез салына. Нәкъ менә шул вакытта без беренче дусларыбызны табабыз, зирәк остазларны каршы алабыз, алга таба тормыш өчен мөһим тәҗрибә туплыйбыз.
Һәр ел саен меңләгән беренче сыйныф укучыларының йөрәкләре аларга мавыктыргыч белем дөньясына юл ачачак, алар өчен олы тормышка зур юл башы булачак беренче кыңгырау чыңлавын көтә. Бу юлның никадәр киң һәм якты булуы, нинди остазлар – укытучылар озатып йөриячәге, республикабыз һәм тулаем илебезнең киләчәгенә бәйле.
Бу көнне без яңа уку елының башлануын гына билгеләп үтмибез, педагогларга аларның һөнәри осталыклары, укытучының фидакарь хезмәте өчен, барлык белемнәрен һәм тәҗрибәләрен Балтач районының яшь кешеләренә бирүләре, аларга дөрес тормыш юнәлешләре күрсәтүләре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Барыгызга да - укытучылар һәм укучыларга, аларның әти- әниләренә яңа уку елы алдыннан яхшы кәеф телим!
Яңа уку елында иң югары белем үрләре яулансын, иң кыю ниятләр тормышка ашсын, ә көндәлекләрдә һәм зачеткаларда бары тик яхшы билгеләр генә барлыкка килсен!
Зурдан-зур уңышлар һәм иминлек телим! Бәйрәм белән, Белем көне белән!
Ихтирам белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин