Цифрлы министрлык командасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча масштаблы эшне дәвам итә. Июльдән республика халкы 82 яңа хезмәтне (48 дәүләт һәм 34 муниципаль) Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша дистанцион рәвештә рәсмиләштерә ала.
Татарстанлылар өчен электрон рәвештә мөмкин булган яңа хезмәтләр арасында иң күп хезмәтләр:
Муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары;
Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы;
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы;
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм башкаларныкы.
«Хәзерге вакытта без башкарма хакимият органнары һәм муниципалитетлар белән берлектә алып барган эш принципиаль әһәмияткә ия. «Цифрлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Президенты тарафыннан конкрет бурыч куелды - барлык социаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү. Безнең республикада тагын да зуррак бурычны гамәлгә ашырырга ниятлибез: Татарстан территориясендә күрсәтелә торган барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр халык өчен электрон форматта алырлык булырга тиеш», - дип билгеләп үтә Татарстан цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.
Исегезгә төшерәбез, «Цифрлы трансформация» Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән биш милли максатның берсе булып тора. Максатның төп бурычлары арасында - электрон рәвештә мөмкин булган массакүләм социаль әһәмияткә ия хезмәтләрнең өлешен 95 %ка кадәр арттыру.
«Халыкның һәм бизнесның дәүләт белән уңышлы, уңайлы һәм тиз хезмәттәшлеге - безнең команда үз алдына куйган өстенлекле максатларның берсе. Җир эшләрен җитештерүгә ордер алырга, төзелешкә рөхсәт алырга яки, мәсәлән, күпбалалы гаилә таныклыгын алырга һәр кеше өчен мөмкин булырга тиеш. Республика дәүләт хезмәтләре порталы халыкның һәм хакимият органнарының оптималь форматта шундый туры аралашуы өчен мөмкинлек бирә», - дип шәрехли Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы башлыгы.