Тыл ветераны Гыйззәтбану Шакир кызы Нәҗипова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

2021 елның 22 августында Смәел авылында яшәүче тыл ветераны Гыйззәтбану Шакир кызы Нәҗипова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район җитәкчелеге юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырды.

Гыйззәтбану апага 10 яшь тулганда сугыш башлана. Кечкенәдән колхозда зурларга булыша. Анда төрле авырлыклар куеп хезмәт итә. Бүгенге көндә ветеран ихтирам һәм муллыкта улы гаиләсендә яши.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International