Матурлык тудыручы райондашларыбыз

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Гүзәл бакча-ишегалды хуҗалары белән таныштыруны дәвам итәбез. Норма авылында гомер итүче Нурислам һәм Гөлирә Нафиковлар гаиләсе капкасыннан керүгә үк, әкият дөньясына эләккәндәй буласың. Төрле җәнлек сыннары, фонтан, гөл-чәчкәләр, тегермән, кечкенә күперчек, җиләк-җимеш агачлары – ниләр генә юк биредә! Соклангыч! Әлбәттә, бу матурлык артында Нафиковлар гаиләсенең бик зур тырышлыгы һәм хезмәте ята, өстәвенә яратып эшләгәннәре күренеп тора. Әлеге гаиләгә «Афәрин!» диясе һәм шушы әкияти гүзәллек өчен рәхмәт әйтәсе килә!

Дөньяны камилрәк итүне үзең яшәгән тирәлектән башларга кирәк, дуслар!

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International