«Тургай» балалар бакчасына яраклылык бәяләмәсе бирелде

2021 елның 20 августы, җомга

Балтач районы Норма авылында төзелгән «Тургай» балалар бакчасына капиталь төзелеш объектының проект документларына туры килү-килмәве турында яраклылык бәяләмәсе бирелде.

Объект төзелеше 2020 елның апрелендә башланды. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау тикшерүе 2021 елның августының беренче яртысында узды.

Төзүче оешма – Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Норма урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.

Проектлаучы – Татарстан Республикасының «Татинвестгражданпроект» баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» дәүләт унитар предприятиесе.

Генераль подрядчы – «Болгарстройкомплект» ҖЧҖ.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 120 урынга исәпләнгән. Биредә дәресләр һәм бәйрәм чаралары үткәрү өчен музыка залы, спорт залы, уен зонасы, йокы бүлмәсе бар. Балалар бакчасының төзекләндерелгән территориясендә уен мәйданчыклары урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International