Дүртенче чакырылыш Балтач район Советының унынчы утырышы

2021 елның 20 августы, җомга

19 август көнне дүртенче чакырылыш Балтач район Советының унынчы утырышы узды. Утырышны Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.

Район Советының унынчы утырышы көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:

1. Балтач муниципаль районының 2021 елга, 2022-2023 елларның планлы чорына  кабул ителгән  бюджетка үзгәрешләр кертү турында.

2. Балтач муниципаль районының агымдагы елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында.

3. Балтач муниципаль районының 2021 елның 1 яртыеллыгының бюджет үтәлеше турында.

4. Район бюджетының тәэмин ителешен тигезләр өчен дотация алыштыруны килештерү турында.

5. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар проекты (беренче укылыш).

6. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында инициативалы проектларны карау, тәкъдим итү, кертү, фикер алышу Тәртибен раслау турында.

7. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль предприятиеләренә, учреждениеләренә гражданнар, оешмалар һәм тарихи вакыйгалар истәлеген мәңгеләштерү максатларында аларның исемнәрен бирү тәртибе турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.

8. Авыл хуҗалыгы җирләрен хосусыйлаштыру вакытында билгеләнгән гражданнар милкенә җир кишәрлекләрен түләүсез тапшыруның уртача район нормасы турында.

9. Балтач муниципаль районының җирле үзидарә органнарының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү нәтиҗәләре турында.

10. Балтач муниципаль районында гражданнарның аерым категорияләренә социаль ярдәм чаралары турында.

11. Балтач муниципаль районы участок сайлау комиссияләренең резерв составына кандидатуралар тәкъдим итү турында.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International