Балтач картчылары Байлар Сабасында республикакүләм ярышларда катнашты

2021 елның 20 августы, җомга

Балтач ДОСААФы базасында шөгыльләнүче картчылар Байлар Сабасының «Аргамак» картодромында уздырылган республикакүләм ярышларда катнаштылар.

Балтач ДОСААФы базасында ике төркем картчылар шөгыльләнә. Аның берсе – зурлар, икенчесе – мәктәп укучылары. Шушы көннәрдә беренче төркемгә керүче егетләр Байлар Сабасының «Аргамак» картодромында уздырылган республикакүләм ярышларда катнаштылар.

«Восход» классында чыгыш ясаучы Марат Галиуллин - 10нчы, Илмир Мөэминов – 16нчы һәм Эдуард Лапшин 19нчы урыннарда калдылар.

Җәй буе да ял итмичә спортның әлеге төре белән шөгыльләнүче мәктәп укучылары да яңа уку елында төрле ярышларда катнашып, үзләренең уңышлары белән сөендерерләр дип ышанып калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International