Уку елы көндезге форматта башлана

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Яңа уку елы көндезге форматта башлана. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Анна Кузнецова белән эшлекле очрашу барышында белдерде.

"Уку елы гадәти көндезге режимда башлана. Безгә балаларның сыйныфларга килүләре, укытучылары белән очрашуы мөһим. Без аңлыйбыз, бу - миллионлаган россиялеләр өчен, мәктәп укучылары, студентлар һәм аларның гаиләләре, педагоглар өчен иң мөһим вакыйга. Шулай булгач, уку елы башлануның дистанцион форматы күздә тотылмый», - дип ассызыклады министр.
 
Анна Кузнецова билгеләп үткәнчә, укучылар һәм педагоглар өчен мәҗбүри вакцинация дөрес түгел. Сергей Кравцов мондый фикерне хуплады һәм һәр регион белән мәгариф оешмаларында сәламәтлекне саклау чараларын арттыру буенча эшләргә һәм даими контрольдә тотырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International