2021 елның 15 августында Курамьял авылында яшәүче тыл ветераны Җиһания Гали кызы Зарипова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район җитәкчелеге юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырды.
Җиһания апага 10 яшь тулганда сугыш башлана. Ул кечкенәдән колхозда зурларга булыша, анда төрле авырлыклар куеп хезмәт итә. Бүгенге көндә ветеран ихтирам һәм муллыкта улы гаиләсендә яши.