Матурлык тудыручы райондашларыбыз

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Авыл җирлекләрендәге матурлык тудыручы, тирә-юньне гөлгә күмеп, ямьгә төрүче гаиләләр белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы чәчкәләргә гашыйк гаиләбез Нөнәгәр авылында яши. Зарипова Фәния ханым килене Алисә белән ишегалларында искиткеч гүзәллек барлыкка китергәннәр.

- Ел саен җәйгә алдан әзерләнәбез. Тәрәзә төпләренә яраннар утыртабыз. Кыш буе бәби караган кебек тәрбиялибез аларны. Яз көне җиргә чыгарабыз. (Көзен яшь ботакларын алып утыртабыз). Март айларында петуния орлыклары чәчәм. Орлыкны сатып алмыйм, көзлектә җыеп киптерәм. Берәр айдан малайлар белән контейнерлар ясап, һәр үсентене күчереп утыртабыз. Калган беръеллык чәчәкләр белән дә нәкъ шулай эшлибез. Ишегалдында беръеллык та, күпъеллык та чәчәкләр бар. Беръеллыкларга тәрбия бик күп кирәк. Бердәмлектә - көч дигәндәй, бергә-бергә эшләгәндә, бакчаларны шулай шау чәчәккә күмеп була – ди Алисә ханым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International