Чара Лаеш районында «Звездный» укыту һәм сәламәтләндерү үзәгендә 12-16 сентябрьдә узачак һәм авыл территорияләре белән үз язмышларын бәйләргә теләүче аграр юнәлештәге 200 студентны җыячак.
Катнашучылар тематик «авыллар» – җитештерү яки азык-төлек темасы белән берләшкән ширкәтләр составында яшәячәк һәм укыячак. Проектта уку барышында Татарстан АПК базарында катнашучылар тәкъдим иткән чын кейслар хәл ителәчәк, шулай ук чараның белем бирү өлешендә алынган компетенцияләрнең һәр конкрет катнашучының чынбарлыкка яраклаштырылуына зур игътибар биреләчәк, моның өчен проектның дүртенче көнендә һәр катнашучының АПК кысаларында һөнәри үсеш шәхси стратегиясен формалаштыру буенча эш узачак.
Проект материаллары нигезендә яшь белгечләрне авыл территорияләрендә эшләүгә яраклаштыру буенча методик материаллар җыентыгы басылачак, ул үзенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен теләсә кайсы предприятие, бизнес-оешма һәм АПК өлкәсе уку йорты тарафыннан кулланылырга мөмкин.
Конкурста катнашу өчен 5 сентябрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча форманы тутырырга кирәк: https://clck.ru/WKjSq. Туклану, яшәү һәм трансфер «Казан - проектны үткәрү урыны - Казан» кабул итүче як тарафыннан түләнә.
Чараны оештыручылар: «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Казан дәүләт аграр университеты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә.