«Волга» яшьләр үзәге базасында «Алтын каләм» - «Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының республика фестивалендә Балтач данын яклаган Көшкәтбаш кызы Гөлназ Әхмәдиева зур җиңүгә ирешеп, II урынга лаек булды.
«Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр мабугаты фестивале 26 мәртәбә журналистика белән кызыксынучы яшь һәм сәләтле балаларга үз ишекләрен ачты. Биредә төрле район һәм регионнардан гариза җибәреп, икенче турга үткән 140ка якын бала катнашты. Фестивальнең юнәлешләренә килгәндә, алар быел 8 төрле иде: татар телендә басма матбугат, рус телендә басма матбугат, телевидение, радио, фотожурналистика, видеоблогинг, SMM һәм подкаст.
Без Көшкәтбашның горурлыгы булган Гөлназны әлеге җиңүе белән ихластан котлыйбыз һәм киләчәктә журналистика юлыннан китүенә өметләнеп калабыз.