2021 елның 11 сентябрендә Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган спорт чаралары узачак.
Түбәндәге номинацияләр планлаштырыла:
1. «Иң тиз йөк ташучы» - җирле токымнарның бер - ике тыныч холыклы атын җигүче халык киеме кигән бер йөк ташучы;
2. «Иң үрнәк йөк арбасы» - матур җигелгән, оригиналь арбалар, тарантаслар;
3. «Аударыш» атларда көрәш буенча бәйге;
4. «Авыл егетләре» ‒ җирле токымлы ике (яки аннан күбрәк) ат;
5. 40, 80, 100 һәм 120 км дистанциягә ат чабышлары;
6. Татар токымлы, чиста токымлы ат һәм ярымтокымлы атларда ат чабышы.
Төп программага өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә төрле конкурслар кертелгән: «атлар җигү», «авыл снайперы», өчпочмак ашау буенча чемпионат, «Кумысмен», балалар рәсемнәре конкурсы һәм башкалар.
Катнашу өчен гаризаларны түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: mussik.03@mail.ru телефон: (843)279-29-77, 9 сентябрь 16:00 сәгатькә кадәр.