Бүген,13 август көнне Балтач район Советы президиумы утырышы узды. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.
Президиум утырышы көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:
1. Балтач муниципаль районының 2021 елга, 2022-2023 елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетка үзгәрешләр кертү турында.
2. Балтач муниципаль районының агымдагы елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында.
3. Балтач муниципаль районының 2021 елның 1 яртыеллыгының бюджет үтәлеше турында.
4. Район бюджетының тәэмин ителешен тигезләр өчен дотация Алыштыруны килештерү турында.
5. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар проекты (беренче укылыш).
6. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында инициативалы проектларны карау, тәкъдим итү, кертү, фикер алышу Тәртибен раслау турында.
7. Авыл хуҗалыгы җирләрен хосусыйлаштыру вакытында билгеләнгән гражданнар милкенә җир кишәрлекләрен түләүсез тапшыруның уртача район нормасы турында.
8. Балтач муниципаль районының җирле үзидарә органнарының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү нәтиҗәләре турында.
9. Балтач муниципаль районында гражданнарның аерым категорияләренә социаль ярдәм чаралары турында.
10. Балтач муниципаль районы участок сайлау комиссияләренең резерв составына кандидатуралар тәкъдим итү турында.