10 августта Балтач муниципаль районында эшлекле визит белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин булып китте.
Күчмә киңәшмәдә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Илнур Кәлимуллин катнашты.
Эш сәфәре барышында Марат Айзатуллин Арча һөнәри көллиятенең Норма авылындагы филиалын карап чыкты, биредә бинаны реконструкцияләү планлаштырыла.
Шуннан соң министр Балтачта урнашкан "Салкын Чишмә" паркын төзекләндерү белән танышты. Бүгенге көндә объектта җир эшләре, юллар салу һәм кече архитектура формаларын урнаштыру тәмамланып килә. Төзекләндерү территориясенең мәйданы 6 мең кв. метр тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Татарстанда «Уңайлы шәһәр мөхите формалаштыру» Федераль программасы кысаларында «Торак һәм шәһәр мөхите» илкүләм проекты кысаларында федераль һәм республика бюджетлары хисабына 49 җәмәгать киңлеген төзекләндерү планлаштырыла. Моннан тыш, кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында җиңгән 8 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.