Балтач муниципаль районының иҗтимагый Советы тарафыннан сораштыру үткәрелә

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Балтач муниципаль районының рәсми сайтында Балтач районы иҗтимагый Советы тарафыннан гражданнар фикерен өйрәнү буенча сораштыру үткәрелә.

- Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балтач муниципаль районындагы социаль яклау бүлегендә социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты турында;

- Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балтач муниципаль районындагы социаль яклау бүлегендә һәм «Балтач районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»ндә коррупцион күренешләрнең мөмкин булуы турында.

Сораштыру Сез мөрәҗәгать иткән оешманың эш сыйфаты турында бәйсез нәтиҗәләр ясарга ярдәм итәчәк. Гражданнарның фикерләрен анализлау нәтиҗәсендә оешмаларның эшен яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк.

Хөрмәтле райондашлар, Сезнең түбәндәге сылтамалар буенча сораштыру үтүегезне сорыйбыз:

https://baltasi.tatarstan.ru/opros-mneniya-naseleniya-o-korruptsii-v-sfere-5508389.htm

https://baltasi.tatarstan.ru/opros-o-kachestve-okazaniya-uslug-otdelom.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International