«Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә «Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең оештыру комитеты утырышы узды.

Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов быел тугызынчы «Наше время – Безнең заман» фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә кушты. «Фестивальне үткәрү турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары чыкты, бюджет расланды, шулай ук фестивальне үткәрү сроклары, зона сайлап алу этапларын оештыру урыннары билгеләнде», - дип хәбәр итте Кәримов.

Аерым алганда, быел зона этаплары түбәндәге тәртиптә узачак: 8-9 октябрь, Әлмәт; 15-16 октябрь, Түбән Кама; 22-23 октябрь, Казан; 29-30 октябрь, Яшел Үзән. Алга таба зона этапларын уңышлы узган командалар 12-13 ноябрьдә Идел буе спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында очрашачак, анда фестивальнең суперфиналы узачак. Шулай ук 15 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концерт узачак, анда Гран-при иясе булган команда игълан ителәчәк, ТР Президентының традицион күчмә кубогы һәм 500 000 сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак. «Безнең заман геройлары» махсус призы иясе 300 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.

Оештыру комитеты утырышында шулай ук әлеге фестивальнең ТР Президенты ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында узачагын хәбәр иттеләр. Бу сезонда ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Катнашу өчен гаризалар 2021 елның 25 сентябренә кадәр BZZM.RU сайтында кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International