Хөрмәтле төзүчеләр, төзелештә эшләгән ветераннар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Төзүче һөнәре һәрвакытта мактаулы һәм хөрмәткә лаек булды. Алар тырышлыгы һәркемгә күренә, шуның белән зур әһәмияткә ия. Һәркемнең яшәү шартлары турыдан-туры төзүче хезмәтенә бәйле. Сез салган йортлар авыл, район, шәһәр һәм тулаем республиканың йөзен булдыра. Бүгенге көндә төзүчеләр заманча технологияләр һәм материаллар кулланып эшли. Әмма аларның осталыгы, традицияләргә һәм эш принципларына тугрылыгы үзгәрешсез кала.
Сезгә саулык-сәламәтлек, иминлек һәм тотрыклылык, яңа үрләргә ирешүегезне телим. Гаиләләрегез нык, бәхетегез гомерлек, хезмәт нәтиҗәләрегез халыкның горурлык үрнәге булып торсын.
Ихтирам белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин