2021 елның 1 августыннан 18 ноябренә кадәр Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы оештырыла.
Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатында уздырыла.
Белешмәләр өчен телефон: 8(84366) 3-28-93.
Нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләү 2021 елның ноябрь-декабрь айларында узачак.
Конкурсны уздыру тәртибе, шартлары һәм вакыты турында тулырак мәгълүмат кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы порталында http://tatzpp.ru/ «Чаралар»/«Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча конкурс» бүлегендә урнаштырылган https://www.tatzpp.ru/events/konkurs/57465/.