Би-һәм полилингваль педагогик кадрлар әзерләү буенча программаларга кабул итүне оештыру турында

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә һәм 2018-2019 уку елыннан милли-педагогик кадрлар формалаштыру максатларында Казан федераль университетында Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре өчен би- һәм полилингваль педагогик кадрлар әзерләү буенча югары белем бирү программалары гамәлгә ашырыла.

Укулар Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән оештырыла һәм көндезге уку формасындагы барлык студентлар сессияне уңышлы тапшырган очракта, педагогик кадрларга стипендия ярдәме буенча аена 15 мең сум күләмендә стипендия ала.

Би-һәм полилингваль педагогик кадрлар әзерләү проекты буенча белем алучы 2-4 курс студентларының (Татарстан Республикасы муниципаль районнары киселешендә) географиясе турында мәгълүматлар кушымта итеп бирелә.

2021-2022 уку елына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча яңа уку елына кабул итү игълан ителде һәм 10 августка кадәр түбәндәге юнәлешләр буенча гаризалар кабул итү дәвам итә:

Көндезге бүлектә:

- «Математика һәм чит тел (инглиз) (полилингваль белем бирү мөхитендә)»;

- «Информатика һәм чит ил (инглиз) (полилингваль белем бирү мөхитендә)»;

- «Чит тел (инглиз) һәм икенче чит тел (полилингваль белем бирү мөхитендә)»;

- «Тарих һәм чит тел (инглиз) (полилингваль белем бирү мөхитендә)»;

- «Башлангыч белем һәм чит тел (инглиз) (полилингваль белем бирү мөхитендә)»

Шулай ук «башлангыч белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү (билингваль белем бирү мөхитендә)» профиле буенча педагогика көллиятләрен тәмамлаучылар арасыннан читтән торып уку бүлегенә студентлар җыю игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International