27 июльдә "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында физик мөмкинлекләре чикле балалар арасында шашка буенча традицион ярыш булып узды. Ярышлар дустанә, җылы атмосферада үтте. Балалар һәрберсе җиңүгә омтылып, бик теләп уйнадылар. Баш хөкемдар - Гаделганиева Чулпан.
Барлык катнашучыларга да спорт осталыкларын арттыруларын һәм шашка турнирында алга таба да уңышлар телибез. Ярыш эшендә катнашкан волонтерларга рәхмәт белдерәбез!
.jpg)