ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров Балтач районында булды

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Балтач районына эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров килде. Төп максат - Балтач район Советының хисап сессиясендә катнашу, аның барышында 2020 елга социаль-икътисади үсешкә йомгак ясау.

Эшлекле сәфәре барышында Әсгать Сәфәров беренче чиратта Борбаш авылы мәчетендә булды, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм «Ярдәм» фондының мөселман пансионаты укучылары белән очрашты. Кунакларны «Ярдәм» хәйрия фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов һәм «Ярдәм» фонды президенты Илһам Исмәгыйлев каршы алды, пансионат белән таныштырды. Әсгать Сәфәров уку сыйныфларын, китапханәне, компьютер сыйныфын, пансионатның спорт залын карады. Ул пансионат эшен югары бәяләде һәм Илдар хәзрәт Баязитовка социаль һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. «Ярдәм» фонды проектлары Татарстанның горурлыгы булып тора»,- дип билгеләп үтте Әсгать Сәфәров.

Шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Балтач үзәк мәчете каршындагы музейда булды, ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе филиалы һәм «Милли хәзинә» остаханәсе эшчәнлеге белән танышты.

Балтач район Советының хисап сессиясе Балтач район мәдәният йортында узды. Чара башланыр алдыннан Әсгать Сәфәров районның авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карады, җирле эшмәкәрләр эшчәнлеге белән танышты.

Социаль-икътисади үсешнең төп нәтиҗәләре турында Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин сөйләде.

Әсгать Әхмәт улы Сәфәров үз чыгышында КУЭ субъектларының район икътисадындагы өлеше республикада иң зурлардан булуын ассызыклады. Балтач районында шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм крестьян фермер хуҗалыклары уңышлы гына эшләп килә.

Утырыш ахырында дәүләт бүләкләре тапшырылды:

«Балтачагрохимсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Гыйләҗев Наил Рәүф улы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде.

Балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен Кариле авылыннан биш бала анасы Сәлахиева Альбина Рәшит кызы Татарстан Республикасының «Ана даны - Материнская слава» медале белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш кертүе өчен «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән хезмәт ветераны, «Ак калфак» татар хатын - кызларының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Камалова Зөлфирә Фәсхи кызы бүләкләнде.

«Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән өчен хезмәт ветераны Хәйретдинов Фоат Гыйләҗ улына тапшырылды.

Авыл хуҗалыгында югары җитештерү күрсәткечләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Игенче» АХҖК машина белән сыер саву операторы Хәсәнова Раушания Рафаил кызына «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде.

Республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш кертүе өчен «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять комбайнчысы Ногманов Ясави Гафуран улына бирелде. Ясави Гафуран улы 30 гыйнварда 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилеегыз белән котлыйбыз!

Актив җәмәгать эшчәнлеге һәм хезмәт казанышлары өчен Балтач территориаль сайлау комиссиясе рәисе Кәримов Равил Вагыйз улына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Балтач муниципаль районы үсешенә зур өлеш кертүе, Татарстан Республикасында аның ролен һәм абруен күтәрүе өчен «Балтач муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте баш казые Фазлыев Җәлил Васил улы бүләкләнде.

Озак еллар намуслы хезмәте, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан «Яңа тормыш» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте директоры Сәйфетдинов Мәгъсүмҗан Равил улы Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International