Гарипова Мөнҗия Гариф кызының 90 яшьлек юбилее

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

2021 елның 30 гыйнварында Балтач районының Норма авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гарипова Мөнҗия Гариф кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрифҗанов, район мәгариф бүлеге профсоюз комитеты җитәкчесе Резеда Гаязова юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Мөнҗия Гарипова озак еллар укытучы булып эшләгән, авылдашларының ихтирамын казанган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International