5 гыйнвар көнне "Сабантуй" ял паркында оешма, предприятие, учреждениеләр, авыл хуҗалыгы оешмалары, авыл җирлекләре арасында чаңгы сезоны ачылу уңаеннан чаңгы ярышы узды. Әлеге ачылышта Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы катнашты. Чарада 8 спорт төре буенча узган "Балтасиада" спартакиадасына да нәтиҗә ясалды һәм җиңүче командалар бүләкләнде:
1 урын - "Тукай" исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
2 урын - Балтач район мәгариф идарәсе
3 урын - "Сосна" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте

Балтач район башкарма комитеты яшләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зәһидуллин Рөстәм Рафис улы чаңгы ярышы тәртипләре белән таныштырып үтте.
Кызлар арасында шәхси беренчелек нәтиҗәләре:
1 урын – Нигмәтҗанова Алсу (Балтач гимназиясе)
2 урын – Григорьева Марина (Кече Лызи авыл җирлеге)
3 урын – Давлекова Сидария (Балтач газ оешмасы)
Егетләр арасында шәхси беренчелек нәтиҗәләре:
1 урын – Галимҗанов Ленур (Смәел авыл җирлеге)
2 урын – Никитин Роман ("Дуслык" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте )
3 урын – Нигмәтҗанов Рәйхан (Эчке эшләр бүлеге)