Бүген, 12 августта, Россия 24 телеканалында кадастр бәяләвен камилләштерү турында интервью чыгачак.
11 августта «Россия Федерациясенең аерым закон актларына дәүләт кадастр бәяләвен камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон үз көченә керде. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин һәм ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Антон Самойлов әлеге законның төп нигезләмәләрен аңлаттылар.
“Россия 24” телеканалында “Интервью” программасын бүген 21.00 сәгатьтә, кабатлауны 13 августта 8.00 сәгатьтә һәм 17.30 сәгатьтә карый аласыз.
Шулай ук хәбәр итәбез, узган теле- һәм радиоэфирларның язмалары белән Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең рәсми rosreestr.tatarstan.ru сайтында “Матбугат хезмәте: “видеосюжетлар”, “радиоэфирлар” бүлегендә, “Вконтакте” (vk.com/rosreestr16) , шулай ук Youtube каналында танышырга була.