Шушма елгасы яр буе нинди булыр?

2020 елның 7 августы, җомга

2020 елның 6 августында 18.00 сәгатьтә Шушма елгасы яр буен төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгать фикер алышулары булды. Очрашу Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында узды.

Очрашуда Шушма елгасы яр буен төзекләндерү буенча башлангыч концепция тәкъдим ителде. Очрашуда катнашучылар тәкъдим ителгән концепциянең көчле һәм кимчелекле яклары турында фикер алыштылар, эшләп бетерүне таләп иткән моментларны искәртеп үттеләр һәм үзгәртеп кору буенча үз идеяләрен тәкъдим иттеләр.

Төзекләндерүнең төп бурычы - яр буен гражданнарның барлык категорияләре өчен дә җәлеп итүчән һәм уңайлы итү.

Җәмәгать фикер алышуында Балтач районының актив халкы, якын-тирәдә урнашкан җир кишәрлекләре һәм биналар милекчеләре һәм арендаторлары, җирле бергәлек активистлары һәм вәкилләре, гомуми белем бирү мәктәпләренең укытучылары һәм укучылары, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф. Хәйретдинов, Балтач муниципаль районының баш архитекторы Ш.Ф. Бурханов катнашты.

Төзекләндерү концепциясе очрашуда катнашучыларның фикерләрен исәпкә алып эшләнеп бетәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International