4 август көнне Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан сыйфатлы терлек азыгы әзерләү максатыннан уздырылган район конкурсының өченче унбиш көн нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләде.
Терлек азыгы хәзерләүдә өченче этапта югары күрсәткечләргә ирешкән «Сорнай» хужалыгы беренче урынны яулады. Район башлыгы Рамил Нотфуллин механизаторларга акчалата бүләк тапшырды.
«Дуслык» хуҗалыгы механизаторлары бу бүләккә быел икенче тапкыр лаек булалар. Беренче этапта алар өченче булсалар, бу юлы икенче урынга ирештеләр.
«Сосна» хужалыгы районда өченче урынга лаек булды. Терлек азыгы мулдан булса, сөте дә булачак, дип фикерләштеләр басуда. Хәзер инде озакка сузмыйча, игеннәрне җыеп алуга кимчелек китермичә, бу эшне тәмамларга, дип килештеләр. Район башлыгы Рамил Нотфуллин механизаторларга акчалата бүләк тапшырды, рәхмәт сүзләрен җиткерде.