17 июльдән муниципаль Яшьләр парламентына гаризалар кабул ителә башлады. Аның эше барышында 45 муниципаль парламент төзеләчәк, аларга һәр районда яшьләр сорауларын күз алдында тотучы актив һәм инициативалы яшьләр керәчәк.
Үз кандидатураңны 17 августка кадәр тәкъдим итәргә мөмкин.
Сайлауларда катнашу өчен:
- сиңа 18 дән 35 яшькә кадәр булырга тиеш
- син 45 район исемлегеннән үз районыңны сайлап алырга тиеш
- заявканы түбәндәге сайтта калдырырга: http://molparlament.tatar/
Тутырылган гаризаны, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыкны, анкетаны, фотографияне һәм Татарстанның яшьләр командасы әгъзасы сыйфатындагамәлләр планын беркетергә кирәк.
1-7 сентябрьдә “Ачык Татарстан” порталында барлык муниципаль берәмлекләрнең Яшьләр парламентына кандидатлар өчен тавыш бирү узачак.
Татарстанда муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле хакимият органнары депутатларын сайлаулар 2020 елның 13 сентябрендә узачак.