3 августтан Татарстанда ачык һавада массакүләм чаралар үткәрү рөхсәт ителә

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

3 августтан Татарстанда ачык һавада массакүләм чаралар үткәрү рөхсәт ителә. ТР Министрлар Кабинеты карарына тиешле үзгәрешләр хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты – vk.cc/axJNvK.

3 августтан башлап ачык мәйданчыкларда кешеләр саны 50дән артмаганда ял, күңел ачу, тамаша, мәдәни, физкультура, спорт, күргәзмә, мәгърифәтчелек, реклама һәм башка чаралар оештыру һәм үткәрү рөхсәт ителә.

Шулай ук 3 августтан башлап ачык һавада кинотеатрлар, төнге клублар, балалар уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре эше рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International