1 август көнне Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Балтач районында булды. Камил хәзрәт Бөрбаш Сәрдегәне авылында Корбан Гәетендә һәм Җәлил хәзрәт белән бергә данлыклы «Җиде чишмә» комплексында, «Нурзидә» чишмәсендә булдылар, гыйбәдәт кыла торган яңа бинаны карадылар.
Шулай ук, Камил Сәмигуллин район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин белән бергә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе Балтач кичке бүлегенең 10 чыгарылышын тәмамлаучыларга диплом тапшыру тантанасында катнашты. Быелгы уку елында Балтач мәдрәсәсе унөч имам, унбиш мөгаллим әзерләп чыгарды. Барлыгы - 36 кеше. Ун ел эчендә мәдрәсәнең әлеге бүлегеннән 342 кеше белем алып чыкты. Аларның 70 проценты дини юнәлештә хезмәт итә.