30 июль көнне «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» иннновация технологиясен тормышка ашыру кысаларында чираттагы дәрес булып узды. Дәрестә катнашучылар техник чаралар белән җиһазландырылган бүлмә белән таныштылар.
Дәрес коронавирус йогышын профилактикалау буенча барлык саклык чаралары белән үткәрелде.
Киләчәктә ятучы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен тернәкләндерү җайланмалары кулланып индивидуаль дәресләр үткәрү мөмкинлеге карала.
Карау мәктәбе эше мәсьәләләре буенча түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Балтач штб., Һ.Такташ ур., 3А йорт. Белешмәләр өчен телефон: 2-43-78.