Балтач районы башлыгы Корбан Гаете белән котлый

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр!

Чын йөрәктән сезне мөселманнарның иң зур бәйрәме – Корбан гаете белән тәбрик итәм! Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус һәм тату яшәгән районыбызда Корбан бәйрәме, башка әһәмиятле дини бәйрәмнәр белән беррәттән, аеруча хөрмәт һәм ихтирам белән уздырыла.

Әлеге изге бәйрәм шәфкатьлелек һәм сабырлыкны, якыннарың, дин кардәшләрең турында кайгыртуны гәүдәләндерә, мөселманнарны берләштерә. Корбан бәйрәме безне өлкәннәрне хөрмәт итәргә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга, якыннарыбыз турында кайгыртырга, балаларыбызны игелекле һәм әхлаклы итеп тәрбияләргә өйрәтә.

Хөрмәтле райондашлар! Һәрбер гаиләгә, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен. Чалган корбаннарыбыз, гает иртәләрендә кылган догаларыбыз кабуллардан булсын, илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч торсын!

Хөрмәт белән, Балтач район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International