Росреестр Иннополиста ИТ һәм цифрлы бергәлек белән ачык диалог үткәрде

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте ИТ һәм цифрлы кластерлар, югары уку йортлары һәм эшләүчеләр (разработчиклар) белән хезмәттәшлекне үстерәчәк һәм цифрлы сервислар булдыру буенча иң яхшы төбәк практикаларын киңәйтәчәк. Бу хакта Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Елена Мартынова Татарстан Республикасы, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләре ИТ һәм цифрлы бергәлеге вәкилләре белән эшлекле очрашу нәтиҗәләре буенча хәбәр итте.

Төбәкләрдән киңәйтелгән киңәшмәдә катнашучылар күчемсез милек өлкәсендә яңа цифрлы проектлар тәкъдир иттеләр һәм җентекләп фикер алыштылар - бу уңышлы тәҗрибә башка төбәкләрдә дә дәвам итәчәк.

Чарада шулай ук ведомство җитәкчесе урынбасары Алексей Штейников, «Геодезия, картография һәм ИПД үзәге» ФДБУ директоры вазыйфаларын башкаручы Татьяна Турчанова һәм «Роскартография» АҖ генераль директоры урынбасары Максим Волков катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International