«Татарстан 24» телеканалында шәһәр яны күчемсез милеген рәсмиләштерү турында

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

30 июльдә 13.30 сәгатьтә “Татарстан 24” телеканалында турыдан-туры эфирда “Торак-коммуналь советлар” программасы була. Ул шәһәрдәге күчемсез милекне, шул исәптән дача амнистиясен рәсмиләштерү үзенчәлекләренә багышлана.

Әлеге тема буенча аңлатмаларны Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары бирәчәк.

Шул ук вакытта һәр тамашачы аны борчыган сорауларын бирә ала. Моның өчен турыдан-туры эфирның кайнар линиясе номерын  (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55 гына җыярга кирәк.

Программаны 13:30 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр карый аласыз. Кабатлап күрсәтү 15:30 сәгатьтә һәм 19:30 сәгатьтә; шимбә көннәрендә - 18:30 сәгатьтә; якшәмбе көннәрендә - 13:30 сәгатьтә.

Шулай ук, исегезгә төшерәбез: узган теле- һәм радиоэфирларның язмалары белән Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең рәсми rosreestr.tatarstan.ru сайтында “Матбугат хезмәте” бүлегендә, “ВК” (vk.com/rosreestr16) һәм шулай ук Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең youtube каналында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International