Март уртасыннан башлап, республикада игълан ителгән коронавирус пандемиясе чорында үз-үзен изоляцияләү режимы аркасында, Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручылар фестиваленең II турында «Балкыш» («Сияние») үткәрү туктатылды. Бүгенге көндә, коронавирус аркасында вәзгыять кискен булып кала бирә. Республика буенча ябык биналарда барлык массакүләм чараларны билгесез вакытка тыюга боерык гамәлдә. Фестивальдә катнашучылар - республиканың куркыныч янаган төркемгә керүче кешеләр.
Килеп туган вәзгыятьне исәпкә алып, фестивальне оештыручылар гала-концерт форматын үзгәртергә карар кылды. Фестивальнең гала-концерты видеотрансляция режимында узачак.
Республика ветераннар (пенсионерлар) советы гаризасы буенча барлык муниципаль районнарны, шул исәптән сайлап алу концертлары узган районнарны да йөреп, лауреатлар чыгышларын төшерү өчен кирәкле җиһазлы вәкаләтле бригадалар әзерләнгән иде.
Балтач районыннан лауреатлар чыгышын 29 июльдә төшерделәр:
1. «Сунмәс дәрт» хореография коллективы (Удмурт биюе). Сәнгать җитәкчесе Рөстәм Хәсәнов;
2. «Сәрвиназ» вокаль ансамбле («Сандугач жибәрдем сезгә» керәшен халык җыры). Сәнгать җитәкчесе Хәлил Фәезов;
3. «Ядкәрь» вокаль ансамбле («Алдым кулга думбыра» җыры). Сәнгать җитәкчесе Марат Габделхаков.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган гала-концерт Казан шәһәрендә видеотрансляция режимында узачак.