Район башлыгы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында башкарылган эш белән танышты

2020 елның 28 июле, сишәмбе

24 июль көнне Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин җитәкчелегендәге эшче төркем «Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен төзекләндерү республика программасы кысаларында Балтачның Ленин урамы буенча 37, 37А, Нариман урамы буенча 39,43, 45А, Төзүчеләр урамы буенча 1, 3 йортларының ишегалдыларында башкарылган эш белән танышты.

Рамил Рашитович үзенең кисәтүләрен белдерде, тәкъдимнәрен җиткерде.

Шулай ук автовокзал каршында урнашкан Ленин урамы буенча 129,131 йорт ишегалларында якын арада эшне башлау турында сөйләшү булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International