«Җәйге китапханә» алачыгы

2020 елның 24 июле, җомга

Җәйге айлар - басу-кырларда гына түгел, авыл кешесенең үз хуҗалыгында, бакчасында да эшнең бетмәс-төкәнмәс чагы. Эш эш урынында, ләкин аның аяз, матур көннәрендә кышка  запас әзерләп куярга да онытмаска кирәк. Балтач Үзәк китапханәсенең Инстаграм битендә «Җәйге китапханә» алачыгының чираттагы чыгарылышында мунча миллеге әзерләү, кыяр тозлау һәм иртә өлгерешле бәрәңге үстерү серләре белән уртаклашабыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International