Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында кызу урак өсте – терлек азыгы һәм печән әзерләү эше дәвам итә. Авыл хезмәтчәннәре кояшлы көннәр торудан булдыра алганча күбрәк файдаланып калырга тырышалар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 24 июль көненә берьеллык үләннәр мәйданының 8728 гектары чабылган, шуның 8038 гектары җыеп алынган. «Сорнай» хуҗалыгы -14167, «Татарстан» – 11153, «Дуслык» – 12476, Тимирязев исемендәге хуҗалык – 12831, «Бөрбаш» - 12114, «Сосна» - 12464, «Якты юл» - 11340, «Кама» – 11430, «Активист» - 11297 тонна сенаж салдылар.
.jpg)