Хезмәтне саклау турында

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

2020 елның 13, 15, 16 июль көннәрендә Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советы районның авыл хуҗалыгы оешмаларында («Алга» ҖЧҖ, «Сорнай» ҖЧҖ, Тимирязев исемендәге ҖЧҖ, «Бөрбаш» ҖЧҖ, «Игенче» АХҖК, «Яңа тормыш» ҖЧҖ, «Борнак» ҖЧҖ, «Маяк» ҖЧҖ, «Кызыл юл» АХҖК, Тукай исемендәге ҖЧҖ, «Уңыш» ҖЧҖ, «Татарстан» АХҖК ҖЧҖ, «Смәел» ҖЧҖ) 2020 елгы урып-җыю чорына әзерлек буенча күчмә тикшерү үткәрде.

Координация советы әгъзалары авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү белән таныштылар. Күчмә тикшерү барышында югарыда күрсәтелгән оешмаларда хезмәтне саклау чаралары тиешле дәрәҗәдә, билгеләнгән таләпләргә туры китереп башкарыла дип билгеләп үтелде.

Координация советы Хезмәтне саклау таләпләрен үтәү мөһимлеге турында кабат искә төшерә. Бу өлкәдә законнарны үтәмәүчеләргә дәүләт тарафыннан җәза каралган, хәтта җинаять җаваплылыгына тартылу да мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International