Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча:

23 июль 18 сәгатьтән 24 июль 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- 23 июль кичендә, 24 июль төнлә һәм көндез кыска вакытлы җилнең тизлеге 15-20 м/c кадәр (Казанда-кич һәм төнлә);

- 23 июльдә кичен һәм 24 июльдә төнлә урыны белән көчле яңгыр (Казанда да).

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International