2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.
2020 елның 8 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле С.Х. Сабурская «Татарстан Республикасы буенча Баш медицина-социаль экспертиза бюросы» ФКУ җитәкчелеге, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән берлектә гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итү вакыты - 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.
(843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) телефоны буенча алдан язылырга кирәк.