4 июль, шимбә көнне районыбызныӊ Шушма болынында традицион ат чабышлары уздырылачак.
Аныӊ шартлары түбәндәгечә:
- район җирлегендә тәрбияләнүче ярым токымлы бияләргә – 1500 метр ераклык;
- район җирлегендә тәрбияләнүче ярым токымлы айгырларга – 2000 метр ;
- чиста токымлы бияләргә – 1500 метр;
- чиста токымлы айгырларга –2000 метр;
- Татарстанда туган чиста токымлы атларга – 2000 метр;
- республикабызныӊ чит районнарыннан килгән ярым токымлы атларга – 2000 метр ераклык.
Атларныӊ паспортлары, токымы турында һәм форма №1 ветеринар белешмәләре яисә №4 справкалары булырга тиеш.
Жайдакларның үзләре белән саклагыч баш киемнәре, паспорт копиясе, медицина белешмәсе булырга тиеш. Әгәр дә җайдакка 14 яшь тулмаган булса, ул комиссиягә әти-әнидән язмача ризалык кәгазен күрсәтергә тиеш.
Ярышлар 13 сәгать 30 минутта, ә регистрация сәгать 12дән башлана. Соӊга калган һәм регистрация үтмәгән чабышкылар ярышларга кертелми.
Ярышларга килүчеләрнең барлык саклык чараларын һәм кагыйдәләрен үтәүләрен сорыйбыз!
Өстәмә мәгълүматны 8(84368) 2-62-57 (Исрафилов Алмаз Зульфатович) телефон номерыннан алырга мөмкин.
Пандемия сәбәпле чит регионнардан чабышкылар катнаштырылмый.