ТР экология һәм табигый байлыклар министры, төзелеш өлкәсендә бәя һәм экспертиза үткәрү комитеты җитәкчесе һәм "Татмелиорация" җәмгыяте генераль директоры эшлекле сәфәр белән Балтач районында

2020 елның 21 июне, якшәмбе

19 июнь көнне Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, республика төзелеш өлкәсендә бәя һәм экспертиза үткәрү комитеты җитәкчесе Мәҗит Салихов һәм "Татмелиорация" җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин эшлекле сәфәр белән Балтач муниципаль районында булды.

Районыбыз кунаклары "Ватан сакчылары" паркы белән таныштылар, бистә үзәге аша уза торган "Салкын чишмә" яннарын күзәттеләр. Шушма елгасы ярларын төзекләндерү буенча үз фикерләрен җиткерделәр. Эшлекле сәфәр вакытында киләчәктә бергәләп хезмәттәшлек итү хакында да сөйләшенде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International