«Интернетка рәхмәт - 2020»

2020 елның 19 июне, җомга

2020 елның 7 апрелендә компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышлары буенча 6 нчы Бөтенроссия «Интернетка рәхмәт - 2020» конкурсы старт алды.

Конкурста катнашу өчен компьютерда һәм Интернет челтәрендә эшләргә өйрәнгән, шулай ук махсус курсларны тәмамлаган пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге(50+) гражданнар чакырыла.

Конкурс «Россия Пенсия фонды» һәм «Ростелеком» ГАҖ тарафыннан үткәрелә, шулай ук конкурсны үткәрүдә өлкән буын гражданнарының компьютер һәм интернет грамоталылыгын үстерү буенча милли мәнфәгатьләрне тормышка ашыруның Координацион үзәге дә булышлык күрсәтә.

Конкурс номинацияләре:

- «gosuslugi.ru порталы: минем тәҗрибәм»;

- «Минем интернет-казанышларым»;

- «Интернет-эшмәкәр, интернет-эш бирүче»;

- «Минем иҗтимагый интернет-инициативам»;

- «Минем - интернет әлифбам»;

- «Мин - интернет-йолдызы».

Конкурс эшләре 2020 елның 7 апреленнән 14 октябренә кадәр кабул ителәчәк, ә конкурска нәтиҗәләрне 2020 елның ноябрендә ясау планлаштырыла. Конкурста катнашу өчен эшләрне конкурс номинацияләренә туры китереп,  эссе һәм фотографияләр белән бергә беркетеп сайтта гариза бирергә кирәк: azbukainterneta.ru/konkurs/zayavka/. Җиңүчеләрне абруйлы конкурс комиссиясе билгеләячәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International