Балтач бистәсен һәм Кече Лызи авылын тоташтыручы тротуар төзелеше

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Район үзәге көннән-көн матурлана, төзекләнә. Соңгы елларда эшләнгән тротуарларны гына алыйк. Юлсызлыктан тилмергән, машиналар белән олы юлны «бүлешергә» туры килгән җәяүлелеләр өчен нинди зур куаныч бу. Үз җае, үз вакыты белән төзекләндерелгән юллар, күперләр – барысы да халык файдасына.

Тиздән районыбызда Балтач бистәсен һәм Кече Лызи авылын тоташтыручы тротуар да төзеләчәк. Әлеге тротуар район үзәк хастаханәсе янында урнашкан «Ислам нуры» мәчетеннән алып Кече Лызи авылы мәктәбе һәм Үзәк урам буйлап, авылның икенче башына кадәр сузылачак. Төзелеш эшләрен җаваплылыгы чикләнгән «Спецдорстрой» җәмгыяте башкара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International